Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты - интернатында озата баручы ярдәмендә яшәү рәвеше.

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Озата баручы ярдәмендә яшәүче корпус 2018 нче елның 6 нчы сентябрь көнне үзенең ишекләрен ачты. Әлеге бинада 3 аерым бүлмә урнашкан.Барысы 15 кеше, шуларның 5се кызлар һәм 10 малай. Шулай ук балаларга яшәү өчен зур кухня, ял бүлмәсе, тәрбияче бүлмәсе, берничә душ һәм туалет бүлмәләре җиһазландырылган. Бу корпуста яшәү балаларга өй шартларындагы яшәү мөмкинлекләрен тоярга ярдәм итә. Монда спорт белән шөгыльләнергә, иҗат итәргә, җәмгыятьтә кирәкле кеше икәнеңне тоярга да була.

Балалар хуҗалык эшләрен бик теләп башкаралар.Өй җыештырырга, ашарга әзерләргә, юарга, кибеттән кирәк-ярак сатып алырга да өйрәнәләр.

Шулай ук безнең балалар коррекцион мәктәптә укыйлар.Сәг 9 мәктәптә укулар башлана.Төштән соң  группаларга бүленеп төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр.Кич белән ял итәләр, төрле өй эшләрен башкаралар. Шимбә, ял көннәрен балалар үзләре теләгәнчә үткәрергә тырышалар. Паркта ял итәләр, телевизор карыйлар. Кызларыбыз табигатьтә матур итеп сүрәткә төшәргә яраталар. Гадәти балалар кебек ук безнең балаларга да ярату кирәк, һәрбер балага аерым шәхес итеп карап эшләгәндә генә аларнын эчкерсез икәнлекләрен тоярга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International