Сәләмәт булу – модада!

2018 елның 14 сентябре, җомга
Һәрелны 11 сентябрь көнне Рәсәй Федерациясендә алкогольгә бәйлелек белән көрәшү һәм аек тормыш рәвешен популярлаштыру максаты белән Бөтендөнья аеклык көне үткәрелә.  Аеклык көне кысаларында Зәй муниципаль  районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә дә  «Улыбка», «Девчата» клубларына йөрүче балалар өчен тематик дәресләр үткәрелде. Балалар сәләмәт яшәү рәвеше алып бару, сау - сәламәт булу, спорт белән шөгыльләнү турында күп кенә мәгълүматлар белделәр, шулай ук начар гадәтләрнең тәэсире һәм аның нинди нәтиҗәләр китереп чыгаруы хакында профилактик әңгәмәләр кордылар. Фикер алышу барышында балалар сәләмәт булуның үз кулыңда булуы, һәркем үз юлын үзе сайлавы турында уйландылар, һәм билгеле бер нәтиҗәләр ясадылар.

Дәрес ахырында балаларга “Сырага юк дип әйт”, “Зыянлымы ул сыра?” һәм “Хәмергә юк дип әйт”  дип аталган белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International