Ел саен «Гармония» үзәге социаль хезмәткәрләре үз яклавы астына алган кешеләргә уңышны жыеп алуда әрдәм итәләр. Бу җәй дә шулай булды.
Август аенда «Уңыш җыярга ярдәм итик! " акциясе башланды. Аның барышында өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга өйдә социаль хезмәт күрсәтүчелэр кышка азык-төлек белән тәэмин итәргә булыштылар: яшелчә һәм җиләк-җимеш консервладылар, суган һәм сарымсак җыярга ярдәм иттеләр.
Алда әле эшләр күп. Бәрәңге, кишер, чөгендер алуда ярдәм итәргә кирәк.
Кыш көне бу бик әйбәт ярдәм, үз куллары белән үстерелгән яшелчәләр дә сатып алучылардан күпкә тәмлерәк һәм файдалырак.