ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

18 сентябрь 2018 ел, сишәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти – әниләр өчен үзәк белән таныштыру чарасы үткәрелде.

17  сентябрь көне  «Богородский рай «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейдлар үткәрделәр һәм социаль хезмәт күрсәтүчеләр йортларының янгынга каршы торышын тикшерделәр.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә гриппка каршы профилактика буенча халыкка буклетлар тараттылар.

Әлеге чараның максаты: халыкта грипп турында белемнәр булдыру, профилактика чаралары күрү.

  18 сентябрьдә Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортларда социаль хезмәт алучылар арасында «Минем елларым-минем байлыгым» республика конкурс-фестиваленең зональ этабы узды.

2018 елның 18 сентябрендә Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Волостнова М. М. һәм Паздникова Е. С. социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Күңелле светофор» дигән чара үткәрделәр. Әлеге чараның максаты булып түбәндәгеләр тора : урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрне тирәнәйтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның нәрсәгә китерергә мөмкин булуын бала аңына җиткерү.

Чара ахырында юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсем конкурсы үткәрелде.

«Таныш булыйк» дигән мини-тренинг

 

     18 нче сентябрь 2018 нче ел, сишәмбе

    “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен «Таныш булыйк” дигән мини-тренинг үткәрде.

Чараның максаты: яшәү рәвеше турында күбрәк белү hәм бер-береңә кызыксынучанлык уяту, катнашучылар  арасында үзара җылы мөнәсәбәтләр булдыру.

Сайлап алган төрле тематикалы картиналар ярдәмендә катнашучылар:  архитектура, хайваннар, үсемлекләр, табигать,  төрле хисләр (кайгы, шатлык, күңел төшенкелеге) аша бүгенге тормышка башкаларның карашлары hәм  яңа ысуллар кулланып, төрле ситуацияләрдән чыгу юллары  белән таныштылар.

Мини-тренингны социаль хезмәт алучылар ешрак үткәрергә тәкъдим иттеләр, чөнки  мондый чараларда  үз уйларыңны, хисләреңне белдерү мөмкинлеге булдырыла.

Чарада 16 кеше катнашты.

Экстремизмга-юк! «Ярослав Гашек» әдәби-мемориаль музее хезмәткәрләре «Маяк» социаль адаптация үзәге клиентлары өчен Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган «балалар сугыш...Беслан» чарасын оештырдылар һәм үткәрделәр.

Традиция буенча, җәйге яллардан соң, көзнең беренче аенда клуб үз эшчәнлеген җанландырып җибәрә. Әлеге очрашуларга өлкәннәребез гимнастика, сулау күнегүләре, бию, вокал терапия һәм башка бик күп кызыклы чаралар белән шөгылләнү өчен генә түгел, ә бәлки аралашу өчен дә киләләр.

   Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар  Яр Чаллы шәһәрендә  “Робинзон- 2018” дип аталган военно-патриотик слетта катнашып кайттылар. Бу слетта Татарстан Республикасындагы барлык приютыннан  кочле балалар ярышты. Алар торле ярышларда коч сынаштылар. Безнен приют командасыда да яхшы чыгышлар ясадылар. Килэчэктэ аларнын тагында зур унышларга ирешүлэрен телэп калабыз.

 


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

"Әни+бәби" клубы кысаларында "Бала үсешендә халык фольклоры" дигән темага дәресне "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International