«Таныш булыйк» дигән мини-тренинг 18 нче сентябрь 2018 нче ел, сишәмбе

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

«Таныш булыйк» дигән мини-тренинг

 

     18 нче сентябрь 2018 нче ел, сишәмбе

    “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен «Таныш булыйк” дигән мини-тренинг үткәрде.

Чараның максаты: яшәү рәвеше турында күбрәк белү hәм бер-береңә кызыксынучанлык уяту, катнашучылар  арасында үзара җылы мөнәсәбәтләр булдыру.

Сайлап алган төрле тематикалы картиналар ярдәмендә катнашучылар:  архитектура, хайваннар, үсемлекләр, табигать,  төрле хисләр (кайгы, шатлык, күңел төшенкелеге) аша бүгенге тормышка башкаларның карашлары hәм  яңа ысуллар кулланып, төрле ситуацияләрдән чыгу юллары  белән таныштылар.

Мини-тренингны социаль хезмәт алучылар ешрак үткәрергә тәкъдим иттеләр, чөнки  мондый чараларда  үз уйларыңны, хисләреңне белдерү мөмкинлеге булдырыла.

Чарада 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International