2018 елның 18 сентябрендә Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Волостнова М. М. һәм Паздникова Е. С. социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Күңелле светофор» дигән чара үткәрделәр. Әлеге чараның максаты булып түбәндәгеләр тора : урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрне тирәнәйтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның нәрсәгә китерергә мөмкин булуын бала аңына җиткерү.
Чара ахырында юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсем конкурсы үткәрелде.