"Укытучылар йорты» әдәби-мемориаль музее администрациясе «Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәм алучылары һәм башка кунаклар өчен концерт оештырды. Концерт сезон ачылуга багышланган иде. Кунаклар өчен "Гвоздика» халык хоры башкаруында җырлар яңгырады. Тамашачылар башкаручыларны алкышлар белән сәламләде һәм чыгыш ясаучылар белән бергә җырлады. "Кәеф” бию клубы да үз осталыкларын күрсәтте. Концерт тәмамланганнан соң җирле рәссам Самойлов П. Е. кунакларны картиналарның шәхси күргәзмәсенә чакырды..jpg)
2018 нче елның 18 нче сентябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында “Шәфкатьлелек” бүлеге тәрбиячесе Аухадиева Р.Н. “Теремкәй“әкиятендә кунакта” дип исемләнгән уен-шөгыль үткәрде.
Аксубай "Хыял " балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында район профилактика субъектларын чакырып консилиумның киңәйтелгән утырышы узды.
14 сентябрьдә Алексеевск муниципаль районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда социаль хезмәтләр алучылар арасында «Минем елларым-минем байлыгым» Республика конкурс-фестиваленең зона этабы булып узды.
Кичә, 18 нче сентябрь көнне, Бөгелмә "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Алтын көз" дигән социаль-мәдәни чара узды.
Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Алтын балдак буенча виртуаль сәяхәт ясадылар
Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында»Минем яраткан куяным» дигэн сочинениегэ конкурс уткэрелде. Балалар бик тырышып, матур итеп сочинениелэр яздылар. Ин матур эчтэлекле сочинениене Манапов Айрат язды.
18 сентябрь көнне Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белэн тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Э.Н.Нигъмәтҗанова Тукай муниципаль районы администрация бинасында гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында социаль яклау һәм мәшгульлек өлкәсенә кагылышлы сорауларга аңлатма бирелде.