"Әни+бәби" клубы кысаларында "Бала үсешендә халык фольклоры" дигән темага дәресне "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина үткәрде. Максаты: баланы халык авыз иҗаты әсәрләре аша үстерү.
Дәрес “Кем бездә яхшы?” уен-сәламләү белән башланып китте. Алга таба барлык күнегүләр дә рус фольклоры әсәрләрендә төзелгән иде. «Әтәчләр, әтәчләр...» дип исемләнгән уен, «Кояшкай һәм яңгыр» уены, «Әлли-бәлли бәү» бишек уены аша педагог балаларны халык иҗаты белән таныштырды. Төрле әсәрләрне сәхнәләштерү аша аларны дикъкать белән тыңларга һәм истә калдырырга мәҗбүр итте. Шул ук вакытта ата-аналарга бала үсешендә халык фольклорының әһәмияте турында да аңлатмалар бирелде.
Дәрес бик җанлы узды. Барлык нәниләр, шулай ук әти-әниләр дә уен алып бару эшчәнлегенә җәлеп ителде.