Социаль хезмәт алучылар арасында «Минем елларым-минем байлыгым» республика конкурс-фестиваленең зональ этабы узды

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

 18 сентябрьдә Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортларда социаль хезмәт алучылар арасында «Минем елларым-минем байлыгым» республика конкурс-фестиваленең зональ этабы узды. Республиканың 11 муниципаль районыннан килгән вәкилләр катнашкан чара Тукай районы Теләнче Тамак мәдәният йортында узды. Тукай муниципаль районының "Шәфкатъ" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә әлеге конкурсны оештыруда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International