ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

18 сентябрьдән бүгенге көнгә кадәр, Балтач “Наз” Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендэ эшләүче хезмәткәрләргә  гриппка каршы вакцинацияләр  ясалды.

Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, янгын күзәтчелеге инспекторы һәм ПДН хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрелде. Аның барышында җылыту сезоны алдыннан газ җиһазлары тикшерелде, хуҗаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен анлатылды, нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген аңлаттылар.

20 сентябрь көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында олы бәйрәм узды – 90 яшьлек юбилей!

Чирмешән муниципаль районының «Мәрхәмәтле йөрәк”  үзәгенең социаль педагогы Малешина Л. Д. балигъ булмаганнар белән "дорфа hәм тупас булма!" дигән темага этик әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында социаль педагог яшүсмерләргә тупас һәм турыдан туры әйту арасында аерма булуын аңлатты. Ул аңлатканча, таләпчән, әмма гадел булырга кирәк. 

Яшүсмерләр әңгәмәгә актив кушылдылар. Күпләр үзләренең җитешсезлекләре турында сөйләделәр, аларны ничек бетерергә, эшне ничек җайга салырга дигән тәкъдимнәр әйттеләр.

20 сентябрь көнне  Чирмешән районының «Мәрхәмәтле йөрәк» узәгенең, өйдә социаль ярдәм күрсэтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәт алучылар арасында «Алкоголь –ул агу» темасына профилактик чаралар үткәрде. Хәмер зыяны турында әңгәмә алып бардылар һәм буклетлар тараттылар. Мондый чаралар эчкечелекне булдырмау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә.

2018 елның 18 сентябрендә «Веста» Үзәгендә "Тегүчелек эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен “Крючок белән бармакларда курчак театры бәйләү» темасына дәрес үткәрелде.

2018 нче елның 18 сентябрендә «Без бергә» клубы кысаларында «Веста» Үзәге психологы Олеся Мингазетдинова социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балалары булган, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган  ата-аналар өчен «Минем куркуларым» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара һәм Вафина Йолдыз ведомство ара  “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханәсендэ йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде, аның төп темасы: “Гаилә тормышында ләззәтне ничек булдырырга”. Очрашу кысаларында, максатчан төркем белән, гаилә тормышында үзара аңлашуны ничек табарга дип, әңгәмә корылды.   Шунда ук йөкле хатынкызларга консультатив ярдәм күрсәтелде: гаилә бәхетенә ирешү буенча гомуми киңәшләр  бирелде. Шулай ук тугыз хытын-кызга “Гаилә тормышында ләззәтне ничек булдырырга” дигән темага  буклетлар өләшенелде.

Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне  планлаштыру буенча ярдәм итү.

Шушы көннәрдә " Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе базасында «Туган шәһәр урамнары»исемле виртуаль экскурсия үткәрелде. Балалар Түбән Кама урамнарын төзү тарихын зур кызыксыну белән тыңладылар. Түбән Камада 108 урам бар һәм аларның һәркайсы үзенең кабатланмас тарихы барлыгын белделәр. Танылган кешеләр – Борис Бызов, Никита Кайманов, Бакый Урманче, Рифкать Гайнуллин хөрмәтенә аталган урам тарихы балалар өчен аеруча кызыклы булып чыкты. Түбән Кама халкының ике буын хезмәте белән булдырылган шәһәр үзенең данлы тарихын үзе яза. Һәр проспектта, урамда, мәйданда данлыклы исем, вакыйга яки риваять салынган. Тәрбиячеләр Рәисә Алпыспаева Алсу Шиһапова

Югары Утар балалар йортында булган һәр кеше аның Татарстандагы иң матур интернат икәнен беләләр. Яз башыннан көз ахырына кадәр монда тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләр белән бергәләп ишек алдында чәчәк үстерәләр.

2018 елның 20 сентябрендә тәрбияче Тимергалиева Ландыш  “Чиста ишегалды” дигән исем алдында хезмәт дәресе уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International