Гаиләләр буенча рейд утте.

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, янгын күзәтчелеге инспекторы һәм ПДН хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрелде. Аның барышында җылыту сезоны алдыннан газ җиһазлары тикшерелде, хуҗаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен анлатылды, нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген аңлаттылар. Моннан тыш, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тараттылар, анда янгын чыккан яки башка штаттан тыш хәл очрагында, янгын сүндерүчеләргә һәм коткаручыларга ярдәм кирәк булганда шалтыратырга кирәк булган оператив хезмәтләрне ашыгыч чакыру телефоннары күрсәтелгән. Исерек хәлдә булган кешеләр гаебе белән янгыннар күп туа. Спиртлы эчемлекләр кулланган гаиләләр тискәре тормыш алып баруның нәтиҗәләре турында кисәтелде. Районда мондый рейдлар даими үткәрелә. Нәкъ менә шундый даими визитлар ярдәмендә күп кенә ата-аналар үзләрен контрольдә тота башлый, һәм гаиләләрдәге хәлләр үзгәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International