20 сентябрь көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында олы бәйрәм узды – 90 яшьлек юбилей!
Интернатта яшәүче Галимҗанов Такыйҗан Галимҗан улы узенең олы юбилеен – 90 яшен каршылады. Ветеранны котларга күп санлы туганнары якыннары килделәр. Котлауларга Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Гарипов Р.Г һәм Мөслим ветераннар Советы рәисе Хафизов И.Х та кушылдылар. Гарипов Р.Г Такыйҗан Галимҗановичны олы юбилее белән котлады, Мөслим Муниципаль районы башлыгы Муллин Р.Х котлауларын җиткерде, бүләкләр һәм РФ президентының котлавын тапшырды.
Мөслим картлар һәм инвалидлар йорты коллективы да Такыйҗан абыйны хөрмәтләп , үзенчәлекле музыкаль бүләк – җыр тапшырды. Ветеранга ныклы сәламәтлек, тыныч, имин тормыш теләделәр. Такыйҗан абыйның күңеле булды! Күпме котлайулар, теләкләр, бүләкләр кабул итте ул! Интернатта Такыйҗан Галимҗанов инде күптән яши, икенче гаилә тапты дисәк тә була. Интернат эшчеләре аны якын туганнары кебек, сәламәтлеге, көнкүреше өчен борчылып, кайгыртып торалар. Юбилярыбыз гомере буе колхозда хезмәт куйган, күп авырлыклар, югалтулар кичергән. Гомер көзләрен Такыйҗан абый җылыда, тынычлыкта, дуслары арасында каршы ала. Юбилярыбызга озын гомер, сәламәтлек телибез!