“Крючок белән бармакларда курчак театры бәйләү». «Веста» Үзәге.

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 18 сентябрендә «Веста» Үзәгендә "Тегүчелек эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен “Крючок белән бармакларда курчак театры бәйләү» темасына дәрес үткәрелде. Максаты: крючок белән бәйләү нигезләре һәм ысуллары белән танышу.

Рус халык әкиятләре борынгы заманнардан алып безнең көнгә кадәр балаларны игелекле гамәлләргә өйрәтә. Үз балаларына әкиятләр укымаган бер генә әни дә юктыр мөгаен. Әлеге дәрестә катнашучыларга курчак театры өчен рус халык әкиятләренең персонажлары булган (Бүре, Төлке, Куян һ.б.)ны бәйләргә тәкъдим ителде. Бармак уенчыкларын әзерләү авыр һәм озак процесс түгел, ә җиңел мавыктыргыч шөгыль. Крючок белән бәйләү нигезләрен белүчеләргә, гомумән, төрле төстәге «кулга кигеч» ясау һәм аларга борын, куллар, аяклар ясау кыенлык тудырмый. Беренче тапкыр кулларына крючок алган әниләр кул эшләре нечкәлекләрен тиз аңладылар. Шулай ук бу дәрестә барлык катнашучылар да «Чәчәкләр белән корзина» күмәк панносын төзи башладылар.

Дәрес ахырында катнашучылар үзләренең рус халык әкиятләрендә үсүен, ләкин әсәрләрнең персонажларын бәйләү идеясе бер генә тапкыр да башларына килмәгәнлеген таныды. Һәр кечкенә курчак шулкадәр гади бәйләнә ки, барлык әниләр дә диярлек үзәктән үзләре бәйләгән әзер әйберләр белән киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International