ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

20 нче сентябрь 2018нче ел, пәнҗешәмбе

      «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Мин һәм башкалар» дигән темага мини - тренинг үткәрде.

     Чараның максаты – уңай эмоциональ халәт  булдыру, дустанә атмосфера тудыру һәм социаль ышаныч, бердәмлек формалаштыру.

     Чара «Минем исем» дигән күнегүдән башланды – һәркем үзенең исемен әйтә һәм кем аңа шул исемне кушканын сөйләп үтә. «Бер сүз белән аңлатып бирү» күнегүе: катнашучыларга төрле эмоция (шатлык, сагыш, көлү һ.б.) ясалган карточкалар таратыла, һәркем карточкага карап «Исәнмесез» дип әйтә, калганнар  эмоция төрен ачыклыйлар һәм атыйлар. «Леопольд» күнегүендә бер катнашучы тычкан, калганнар песи ролен башкара. Песиләргә исем язылган кагәзь таратыла, Вася, Мурка..., ә берсе Леопольд. Мультфильмдагы кебек юаш, зарарсыз песи Леопольд тычкан белән дуслашырга тырыша. Калган песиләр – куркыныч ерткычлар, дус булып кына кыланалар. Һәр песи тычкан алдында үзен юаш, зарарсыз Леопольд итеп күрсәтергә тели, ә тычкан, кайсы песи чын Леопольд икәнен аерырга тиеш. «Комплиментлар» күнегүендә һәркем үзеннән сул якта утырган дустына комплимент әйтте.

     Тренинг тыныч һәм җылы атмосферада узды, социаль хезмәт алучылар уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар. Тренингны үткәргәннән соң, социаль хезмәт алучыларның  үз-үзләрен танып белү,  абруйларын һәм башка кешеләргә хөрмәт хисләрен үстерү процессы активлашты.

     Тренингта 12 кеше катнашты.

 

20 сентябрь көнне, «Гнездышко» приюты балалары сәнгать мәктәбендә «Көйне тап» дигән музыкаль уенда катнаштылар.

Социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә тактик өйрәнүләр уздырылды.

Өйрәнүләр башлану алдыннан җаваплы белгеч янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәткәр, тернәкләнү узучылар, эшләүче хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрде хәм  үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте. Өйрәнүләр шикле, шартлаткыч җайланма табуга багышланган иде.

   19 сентябрь көнне Сарман районы "Шәфкатъ" үзәге иреклеләр берләшмәсе һәм “Җиңү Волонтерлары” бүлеге активистлары Сарман мәктәбе укучылары белән “1944.Сугыш балалары” квестын үткәрделәр. 

 

              «Хәрәкәттә - бәрәкәт"

              20нче сентябрь 2018 ел

            Өлкән яшьтә физик культура сәламәтлекнең яхшы торышын сакларга һәм организмның булган резервларын рациональ кулланырга ярдәм итә. Яңа Чишмә интернат-йортында 300 мең сумлык грант акчасына ЛФК бүлмәсе җиһазландырылган. Дәресләр медицина персоналы күзәтү астында атнага 3 тапкыр уза.

 

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар торле аппликациялэр белэн шогеллэнэлэр. Кичэдэ алар торле тосле кэгазлэрдэн матур чэчэклэр ясадылар.Чэчэклэр бик матур чыкты.

 

2018 нче елның 19 нчы сентябрендә Балтач гомуми урта белем мәктәбендә “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова “Татарстан – минем туган җирем” дип исемләнгән чара үткәрде.

2018 нче елның 19 нче сентяберендә «Наз» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Альмира Газизова Балтач мәктәбендә "Безнең сәламәтлек - безнең байлык" дип исемләнгән төркем чара уздырды.


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

19 сентябрь көнне «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты - интернаты» «Шәфкатьлелек» бүлегендә «Ташбака – минем дустым» дигән темага тәрбияче Эзекова Энҗе Рафаэловна чара үткәрде.

2018 елның 17 сентябрендә «Татарстан – минем горурлыгым» дәресләр курсы кысаларында «Веста» Үзәге социаль педагогы Ольга Тугашова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 13 бала өчен «Татарстан Республикасы шәһәрләре» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: балигъ булмаганнарның үз республикалары һәм аның иң зур шәһәрләре турында күзаллауларын киңәйтү, аларның истәлекле урыннары белән танышу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International