Чирмешән муниципаль районының «Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенең социаль педагогы Малешина Л. Д. балигъ булмаганнар белән "дорфа hәм тупас булма!" дигән темага этик әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында социаль педагог яшүсмерләргә тупас һәм турыдан туры әйту арасында аерма булуын аңлатты. Ул аңлатканча, таләпчән, әмма гадел булырга кирәк.
Яшүсмерләр әңгәмәгә актив кушылдылар. Күпләр үзләренең җитешсезлекләре турында сөйләделәр, аларны ничек бетерергә, эшне ничек җайга салырга дигән тәкъдимнәр әйттеләр.