ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2018 ел
җомга

2018 нче елның 19 нчы сентябрендә «Ата-аналар университеты» социаль технологиясе кысаларында Түбән Кама муниципаль районының Шәңгәлче авылында урнашкан 10 нчы социаль участокта «Веста» Үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова 41 ата-ана өчен «Яшүсмерләрнең экстремаль мавыгулары» дигән профилактик лекция үткәрде. Максат: яшүсмерләрнең экстремаль мавыгулары турында белемнәрне формалаштыру һәм алар белән гаиләдә конструктив аралашуны җайга салу.

2018 нче елның 19 нчы сентябрендә 13 нче санлы социаль участокта “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева «Татарстан – минем горурлыгым» программасы кысаларында күп балалы, аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләрдән 10 бала һәм яшүсмер арасында «Татарстан Республикасы тарихы сәхифәләре» темасына дәрес үткәрде. Максат: ТАССР барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән танышу, дәүләт символикасы турында белемнәрне киңәйтү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү. 

21 нче сентябрь, 2018 нче ел, җомга

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгенең белгечләре  Рамзия Хайбулова, Мадина Хажарова, Чулпан Галлямова социаль хезмәт алучылар арасында «Көләч йөзле Республикам минем »  дигән рәсем бәйгесе уздырдылар.

Чараның максаты: туган республикабызга, аның тарихына һәм мәдәниятенә, арттерапия аша мәхәббәт үстерү иде.

Чарада катнашучылар үзләренең туган якларына, Ватанга мәхәббәт белән бәйле иң якты истәлекле вакыйгалары белән уртаклаштылар. Бәйгедә катнашучыларның рәсемнәрендә, «Көләч йөзле Республикам минем »  дигән сүзтезмәнең мәгънәсе, туган якка карата хис-кичерешләре матур төсләрдә чагылыш тапты. Чарада катнашучылар музыкаль паузаларда безнең республика турында биюләр, җырлар һәм шигырьләр белән чыгыш ясадылар.

Бәйгедә 14 кеше һәм 12 тамашачы катнашты. Тамашачылар җиңүчеләрне үзләре билгеләделәр һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.  Әлеге чара бик күңелле үтте.

2018  елнын 20 сентябрь конне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү булекчәсе социаль педагогы Гайнутдинова Ф.Т. Максабаш авылында яшәүче мөмкинлеге чикле булган балалы гаиләдә булды.

      Әни  белән аралашу вакытында яхшы мөгамәлә һәм хезмәттәшлек атмосферасы булдырылды.

21 сентябрь көнне социаль адаптация үзәге «Маяк» башланды кампаниясе буенча вакцинация хезмәткәрләре каршы грипп һәм ОРВИ. «Вакцинация — йогышлы авыруларны профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы»дигән лекция белән медицина апасы Федотова Елена үзенең лекциясен озатып йөрде.

2018 елның  21 сентябрь көнендэ,  Теләче районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалисты Кашапова А.Х.хезмәт буенча инструктор белән берлектә “Тегүчелек”  кабинетында  чираттагы  дәрес  уздырдылар.Дәреснең темасы “Астын  кисү һәм тегү”гэ багышланды. Хезмәт кабинетының эшчәнлеге гаиләдә  яшәү рәвешен тагы да яхшырту,  шулай ук көндәлек мәшәкатьләрне мөстәкыйль  чишә алу мөмкинлеге булдыруга юнәлтелгән. Бүгенге көндә  “Тегүчелек” юнәлеше буенча 3 әни шөгыльләнә.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен “У края Поля Дикого на страже” дигән темага тарих сәгате узды

21 сентябрь 2018 ел, җомга

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә Региональ инвалид яшьләр һәм балалар оешмасы “Планета Добра” белән берлектә “Әкияттә кунакта” чарасы үткәрелде.

   Волонтерлар  елы  кысаларында, 21 сентябрь көнне Сарман районы "Шәфкатъ" үзәге иреклеләр берләшмәсе һәм “Җиңү Волонтерлары” бүлеге активистлары Сарман мәктәбе укучылары белән “Куликов явы” дип исемләнгән тарихи викторина үткәрделәр. 

19 сентябрь көнне Актүбә бистәсендә коммуналь түләүләрдә әҗәтләре җыелган күп балалы гаиләләр буенча комиссия утырышы узды. Комиссия составында Актүбә бистәсе башкарма комитеты вәкилләре, “Өмет” халыкка социаль яклау үзәге белгечләре, “Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү идарәче компаниясе, Азнакай җылылык челтәре, газ хезмәте идарәче компаниясе вәкилләре эшләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International