21 нче сентябрь, 2018 нче ел, җомга
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең белгечләре Рамзия Хайбулова, Мадина Хажарова, Чулпан Галлямова социаль хезмәт алучылар арасында «Көләч йөзле Республикам минем » дигән рәсем бәйгесе уздырдылар.
Чараның максаты: туган республикабызга, аның тарихына һәм мәдәниятенә, арттерапия аша мәхәббәт үстерү иде.
Чарада катнашучылар үзләренең туган якларына, Ватанга мәхәббәт белән бәйле иң якты истәлекле вакыйгалары белән уртаклаштылар. Бәйгедә катнашучыларның рәсемнәрендә, «Көләч йөзле Республикам минем » дигән сүзтезмәнең мәгънәсе, туган якка карата хис-кичерешләре матур төсләрдә чагылыш тапты. Чарада катнашучылар музыкаль паузаларда безнең республика турында биюләр, җырлар һәм шигырьләр белән чыгыш ясадылар.
Бәйгедә 14 кеше һәм 12 тамашачы катнашты. Тамашачылар җиңүчеләрне үзләре билгеләделәр һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әлеге чара бик күңелле үтте.