«Яшүсмерләрнең экстремаль мавыгулары» дигән профилактик лекция "Веста" Үзәге

2018 елның 21 сентябре, җомга

2018 нче елның 19 нчы сентябрендә «Ата-аналар университеты» социаль технологиясе кысаларында Түбән Кама муниципаль районының Шәңгәлче авылында урнашкан 10 нчы социаль участокта «Веста» Үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова 41 ата-ана өчен «Яшүсмерләрнең экстремаль мавыгулары» дигән профилактик лекция үткәрде. Максат: яшүсмерләрнең экстремаль мавыгулары турында белемнәрне формалаштыру һәм алар белән гаиләдә конструктив аралашуны җайга салу.

Лекция барышында ата-аналар яшүсмерләрнең яшь һәм психологик-педагогик үзенчәлекләре, шулай ук аларның экстремаль характердагы мавыгулары турында белделәр. Яшүсмерләр тормышы өчен куркыныч яки законга каршы булган гамәлләр кылуның төп сәбәпләре: генетика, социаль мохит, гаилә, шәхси характеристикалар, социаль челтәрләр билгеләп үтелде.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып ата-аналарга балалары белән конструктив мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен тәкъдим итү характерындагы киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International