2018 нче елның 19 нчы сентябрендә 13 нче санлы социаль участокта “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева «Татарстан – минем горурлыгым» программасы кысаларында күп балалы, аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләрдән 10 бала һәм яшүсмер арасында «Татарстан Республикасы тарихы сәхифәләре» темасына дәрес үткәрде. Максат: ТАССР барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән танышу, дәүләт символикасы турында белемнәрне киңәйтү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес башында белгеч балаларны Татарстан Республикасы тарихы буенча читтән торып сәяхәт итәргә чакырды. Ул 1920 елның 27 маенда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турындагы декретка кул куелуы турында сөйләде. Татарстан АССР оешканнан соң икътисади үсеше буенча Идел буе районнарының берсе булып тора. Яр Чаллы, Лениногорск, Түбән Кама кебек шәһәрләр барлыкка килә һәм чәчәк ата. Шулай ук балалар 1992 елның 7 февраленнән Татарстан АССР-ның Татарстан Республикасына үзгәртелүе турында белделәр. 1992 елның 21 апрелендә исем үзгәртү Россия хакимияте тарафыннан раслана. Татарстан-күп кеше яши торган республикаларның берсе, составы буенча ул күп милләтле. Биредә руслар, татарлар, керәшеннәр, марилар, чуашлар, удмуртлар һәм башка халыклар яши. Әңгәмә барышында балалар ТР Беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында сөйләделәр, аның фотосурәтләрен карадылар, үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, Хәзерге президент - Миңнеханов Р. М. турында, шулай ук республика символлары: гимны, флагы һәм гербы турында сөйләделәр, фоторәсемнәр һәм музыкаль видеоролик карадылар.
Дәрес ахырында һәр катнашучы үз Ватанын яратырга һәм сакларга, аның тарихын белергә һәм аның турында үз белемнәрен буыннан-буынга тапшырырга кирәклеге турында үз фикерләрен җиткерде.