Коммуналь туләүләрдә әҗәтләре җыелган күп балалы гаиләләр буенча комиссия

2018 елның 21 сентябре, җомга

19 сентябрь көнне Актүбә бистәсендә коммуналь түләүләрдә әҗәтләре җыелган күп балалы гаиләләр буенча комиссия утырышы узды. Комиссия составында Актүбә бистәсе башкарма комитеты вәкилләре, “Өмет” халыкка социаль яклау үзәге белгечләре, “Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү идарәче компаниясе, Азнакай җылылык челтәре, газ хезмәте идарәче компаниясе вәкилләре эшләде. Утырышка торак коммуналь түләүләре буенча әҗәтләре җыелган 10 күп балалы гаилә чакырылган иде. Эш барышында әҗәтләрнең җыелу проблемалары һәм сәбәпләре һәр гаилә белән аерым ачыкланды. Кайбер гаиләләргә кисәтү ясалды, ә зур әҗәтләре булганнарга идәрәче компания белән әҗәтләрне реструктуризацияләу турында килешү төзергә тәкъдим ителде. “Өмет” халыкка социаль яклау үзәге белгечләре авыр социаль тормыш ситуациясендә калган гаиләләрне контрольда тотарга, яшәу урыннарына чыгуны оештыру чараларын тормышка ашырырга карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International