«Светофор» дигән төркемле дәрес "Веста" Үзәге

2018 елның 21 сентябре, җомга

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Евлентьева 2018 нче елның 19 нчы сентябрендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Светофор» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: эре моторика күнекмәләрен үстерү, гомуми координацияне, җитезлекне, аяк һәм кул көчен үстерү.

Беренче күнегү «бака» булып сикерүне үз эченә алды. Сигнал буенча алдан ук  ике командага бүленгән барлык катнашучылар да алга сикерә башладылар. Арткы уенчыларның бурычы – финиш сызыгына килгәнче, алгы уенчыларны куып җитү һәм узып китү. Аннары барлык катнашучылар да стартка кайттылар һәм урыннары белән алмаштылар. Аннан соң балалар скакалка белән күнегүләр башкардылар. Скакалка аша сикерү кебек күнегүләр, башка төр сикерүләрдән аермалы буларак, цикллы хәрәкәт булып торалар, анда билгеле бер цикл кабатлана. Күп тапкырлар аларны кабатлау йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системасын, бөтен тән мускулларын, бигрәк тә аякларны, шулай ук җитезлекне, киңлекне һәм вакытта ориентлашуны, ритм хисен үстерә.

Дәрес бик кызыклы һәм күңелле үтте. Балалар үзләренең физик сәләтләрен күрсәтеп кенә калмадылар, ә  бер-берсе белән бик теләп аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International