2018 нче елның 19 нчы сентябрендә «Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Сунеева сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Хәрәкәт әлифбасы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: баланың вестибуляр аппаратын, аның хәрәкәт активлыгын һәм хәрәкәтләр координацияләүне үстерү.
Дәрес «Борыл - һәм ялгышма» күнегүе белән башланды. Балалар бер - берсеннән бер адым аралыгында тордылар, күзләрен йомдылар һәм түбәндәге күнегүләрне ясадылар: сулга һәм уңга борылдылар, як-якка борылдылар, артка адымнар ясадылар. Күнегүләрне башкару авыр булган балаларга белгеч яки ата-ана ярдәм итте. Дәрес туп белән хәрәкәтчән уеннар уйнау белән тәмамланды: әни һәм бала тупны бер-берсенә тәгәрәтте, аннары әни тупны өстән ыргытты, ә бала астан алды һәм барлык күнегүләорне дә киресенчә эшләделәр.
Дәрес дәвамында катнашучылар активлык күрсәттеләр. Алар вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрделәр һәм бик канәгать калдылар. Ата-аналар белгечкә кызыклы шөгыль өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.