Питрәч «Шатлык приютында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре Апакимова Р.Х. белән экологик тәрбия бирү буенча: «Аңларга, бәяләргә, сакларга» - дип аталган кызыклы дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең максаты: алдагы дәресләрдә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү. Дәрес барышында тәрбияләнүчеләрнең белем дәрәҗәләренең нәтиҗәсе күренде. Тәрбияләнүчеләр безнең тормышыбызда табигатьнең нинди роль уйнавы, безнең хисләребезгә ничек тәсир итүе, табигатебезнең матурлыгын саклар өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләштек. Дәрес уңай халәттә узды. Соңыннан табигате безне саклар өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында фикер алышты.
Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".