"Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова Н. В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә 36 шәһәр мәгариф учреждениеләре психолог- педагоглары өчен «Балигъ булмаганнарның суицидаль тотышын профилактикалау» муниципаль семинарында "Интернет челтәрендә иминлек" темасына доклад белән чыгыш ясады. Максат: катнашучыларга бөтендөнья челтәрендәге куркынычлыклар турында хәбәр итү.
Үзәк психологы катнашучыларга «үлем» төркемнәренең югары һәм түбән звеносы турында сөйләде, һәр бүлек функцияләре турында әйтеп узды, шулай ук балаларны уенга һәм үзләренә бирә торган биремнәргә җәлеп итү темасын җентекләп аңлатты, бигрәк тә бу уеннан чыгу ни өчен шулай авыр икәненә игътибар итте, өлкән яшьтәге балаларның уенга керүен аңларга ярдәм итүче барлык билгеләрен санап үтте. «Уенда» балага бу хакта әти-әниләренә сөйләргә катгый тыела, ул үзен, гадәттәгечә, тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп итмичә тотарга тиеш - бу куркыныч квестларны оештыручыларның иң беренче һәм иң төп шартларының берсе булып тора. Шуңа күрә мәктәп психологларыннан балаларның бәлаләре яныннан үтмәскә - баланың үз-үзен тотышында булган теләсә нинди кечкенә үзгәрешләргә игътибар итәргә һәм үз вакытында ярдәм кулы сузарга кушты. Шулай ук психолог бүгенге көндә әлеге проблема белән шөгыльләнүче Россиянең һәм Татарстанның барлык оешмаларын да билгеләп үтте, аларның берсе дә катлаулы хәлдә ярдәм итүдән баш тартмаячагын ассызыклады.
Балалар үз проблемалары белән бер генә булып калмасын өчен, психолог барлык катнашучыларга түләүсез психологик ярдәм үзәге координатларын һәм Ышаныч телефоны номерларын таратты.