«Кискен эчәк авыруларын кисәтү» дигән темага санбюллетень

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

25 нче сентябрь 2018 нче ел, сишәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгенең  социаль – медицина бүлеге белгечләре «Кискен эчәк авыруларын кисәтү" темасына санбюллетень чыгардылар.

Максат: кеше тормышында сәламәтлекнең тоткан ролен күзаллауны ачыклау, үз сәламәтлегеңә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Эчәк инфекцияләре-бу чирләрнең бер төре, алар беренче чиратта азык-төлек эшкәртү органнарына зыян китерә. Эчәк авыруларын кисәтү юллары бик гади: бары тик санитар кагыйдәләрне дөрес үтәү генә.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш әзерләү, җир белән эшләү-эчәк инфекцияләре белән зарарлану сезоны булып санала. Бюллетеньдә бу авыруларны кисәтү максаты белән эчәк инфекцияләрен кузгатучылар һәм аларның зарарлану юллары чагылдырылган. Шулай ук эчәк авыруларын кисәтү: яшелчә, җиләк-җимеш, кул юу,  җирдә перчаткалар белән эшләү ысуллары җентекләп тасвирланган. Азык әзерләгәндә яшелчәләрне яхшылап, кыздырырга һәм пешергәндә кайнаган яки шешәләрдәге суны кулланырга кирәк. Әлеге мәгълүмат 49 социаль хезмәт алучыга җиткерелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International