2018 елның 25 сентябрендә “Пирамида” концертлар залында “Лукойл” ачык акционерлар җәмгыяте IX нчы социаль һәм мәдәни проектлар нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Тантаналы чара Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узды.“Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан эшләнгән “Яшьләр инициативасы” номинациясендәге «Фотошкола «LIKE» проекты да җиңүчеләр исемлегендә. Проект гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы балаларга фотомәктәп төзүгә юнәлдерелгән.
2018 елның 25 сентябрь көнне Татарстан Республикасындагы ОАО “РИТЭК” филиалы үткәрә торган социаль проектлар конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булып узды.
Әлеге конкурста безнең районнан 4 кеше катнашты, җиңүгә лаек булучысы берәү булды. Ул да булса «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгече Кашапова Әдилә Хәмзә кызы булды.
2018 елның 18 сентябрендә социаль педагог Газыйева Гүзәл һәм Баулы районында «Милосердие» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Сөләйманова Айгөл ТАССР ның 100 еллыгына багышланган чара үткәрделәр "Минем туган шәһәрем – Баулы».
2018 нче елның 25нче сентяберендә «Наз» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Альмира Газизова "Минем хыялларым" дип исемләнгән чара уздырды.
Бүген 25 сентябрь көнне Әтнә муниципаль районында эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы хемәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова булып китте. Визит барышында шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
25 нче сентябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен 3 нче номерлы “Ләйсән” балалар бакчасы коллективы концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
25 сентябрь көнне “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат йорты” тәрбиячесе Шакирова А.Җ. инциативасы буенча «Физкультура әлифбасы иртәнге физкультура – сәламәтләндерү процедурасы үткәрелде.Әлеге процедураны 3 тәрбияләнүче узды. Процедураның максаты балалардагы талчыгу үсешен булдырмый калу, дәрес барышында эмоциональ киеренкелекне төшерү иде.
25 сентябрь 2018 ел, сишәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның әти – әниләре белән берлектә читтән торып “Минем Алабугам” дигән экскурсия үткәрелде.
«Якын кешеләр” клубы эше кысаларында “Веста” Үзәге психологы Наталья Емелянова «Аноним наркоманнар» клубы әгъзалары белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 хатын-кыз белән «Мәҗбүри сайлау кирәклеге» темасына чираттагы дәрес үткәрде.
Бөек рус язучысы Л.Н.Толстой тууына 190 ел тулуга багышланган «Язучыда кунакта» дигән танып-белү әңгәмәсен, хезмәт буенча инструктор Лариса Евстратьева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар арасында үткәрде.