Психолог эшчәнлеге

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

21нче сентябрьда Мөслим картлар хәм инвалидлар интернат-йортының психологы Салихова Л.З. өлкәннәр белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең төп максаты социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның психик сәламәтлекләрен, аларның эмоцианаль торышларын ачыклау. Психолог өлкәннәрне тыңлап, киңәшләр биреп, аларның кәефләрен күтәрде, күңелләрен күрде. Мондый очрашу-сөйләшүләр еш кына саф һавада үтә, ә нәтиҗәдә өлкәннәрнең сәламәтлекләре, кәефләре бермә-бер күтәрелә.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International