«Мәҗбүри сайлау кирәклеге». “Веста” Үзәге.

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

«Якын кешеләр” клубы эше кысаларында “Веста” Үзәге психологы Наталья Емелянова «Аноним наркоманнар» клубы әгъзалары белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 хатын-кыз белән «Мәҗбүри сайлау кирәклеге» темасына чираттагы дәрес үткәрде. Максат: зарарлы гадәтләргә аңлы тискәре караш формалаштыру, зарарлы гадәтләрдән арынырга теләгән кешеләргә киңәшләр бирү.

Очрашуның төп фикере итеп «Авыр минутларда ярдәм кулы сузарга...» дигән сүзләр алынды. Һәрбер кешенең гадәтләре була. Алар төрле: начар яки зарарлы, яхшы яки файдалы. Вакытлар узу белән бер гадәтләр уза, икенчеләре барлыкка килә, өченчеләре гомер буе кешедщ кала. Чакырылган кунаклар башта очрашуда катнашучылар белән “Наркоман, алкоголик кем ул?” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Нәрсә ул бәйлелекле кеше сүзе? Чөнки тәмәке тартучылар да, эчкечеләр дә, наркоманнар да ата-аналарын һәм дусларын, күршеләрен һәм танышларын, укытучыларны һәм хәтта милицияне дә даими рәвештә алдый, теләсә кайсы вакытта зарарлы гадәтне ташлап була дип үз-үзләрен дә алдый. Аннары кунаклар: ничек уйлыйсыз, бөтен кан тамырлары энә эзе белән бозылган кыз матурмы? Агарынган, төсе киткән һәм күзләре кызарып беткән егет ничек сезгә? дип кызыксындылар. Наркотиклар, аеруча авырлары, кеше организмын нык җимерә: тире шадралана, тешләр һәм чәч коела, күз яшьләнә, сөякләр эреләнә. Элеккеге матурлыкның эзе дә калмый. Гомумән, әлеге кешеләр үзләренең ничек күренүенә битараф булалар. Әйе, шундый наркотиклар бар, алар кыска вакыт эчендә күренми торган активлыкны тәэмин итә. Тик, булдыра алган тизлекнең иң югарысына куеп төн буена куылган автомобильне күз алдына китерсәң, мондый чабудан сон, күп кенә детальләрне алыштырырга туры киләчәк. Организм машина түгел, безнең “детальләрне” “ремонтлау” кыенрак булачак, гомумән, мөмкин булса. Очрашуга килгәннәр белән дә шулай була. Беренче вакыт яхшы, хәтта бик яхшы була. Әмма кире кайтармау ноктасы килеп җиткәч, алар туктарга булалар. Үз сәламәтлекләре, гаиләсе һәм якыннары алар өчен мөһимрәк булып чыга. Шуңа күрә кунаклар җыелучыларга үзләренең сәламәтлекләре белән шаярмаска, үз гаиләсен бәяләргә һәм нинди генә булмасын, начар гадәтләрдән арынырга киңәш иттеләр.

Очрашу бик нәтиҗәле узды - катнашучылар «Аноним наркоманнар» вәкилләренең тарихын игътибар белән тыңлап кына калмадылар, үз тормышларына бәйле хәлләрнең кайбер мизгелләрен дә кичерделәр һәм күпләрне кызыксындырган сорауларын бирделәр: “Сез нинди диндә?”, "Очрашулар өчен күпме түләргә кирәк?», «Әлеге бәйлелек клубына ирен, абыйсын, әтисен һ.б. алып килергә буламы? “Уңай нәтиҗәләр бармы?»

Клубта катнашучылар әлеге очрашудан тулы хис-кичерешләр белән киттеләр: аларның тормышларына альтернатива бар һәм «бәйлелекне» бетерү нияте һәрберсенең йөрәгендә зур урын биләп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International