2018 нче елның 25нче сентяберендә «Наз» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Альмира Газизова "Минем хыялларым" дип исемләнгән чара уздырды.
Әлеге чараның максаты – эмоциональ халәтне тотрыкландыру.
Чараның 1нче дәресендә 6 социаль хезмәткәр катнашты. Чара зур кызыксыну белән үтте, хезмәткәрләр эмоциональ яктан бушандылар, үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Мондый чаралар үзәктә даими үткәрелеп тора.