ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара "Минем туган шәһәрем – Баулы»

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 18 сентябрендә социаль педагог Газыйева Гүзәл һәм Баулы районында «Милосердие» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Сөләйманова Айгөл ТАССР ның 100 еллыгына багышланган чара үткәрделәр "Минем туган шәһәрем – Баулы».

 Әлеге чараның максатлары:

1) үз шәһәреңә карата мәхәббәт, ватанпәрварлык, шәһәр тарихына кызыксыну тәрбияләү;

2) балаларны Татарстан гимны, гербы белән таныштыру.

3) хәтер, игътибар сәләтен туплау, хыялларын үстерү, кирәкле материалларны сайларга һәм кулланырга өйрәтү.

Әлеге чарада социаль хезмәт алучылар  катнашты. Чара барышында балаларга "Баулы шәһәре" исемле кинофильм тәкъдим ителде, "Парклар һәм скверлар" проекты кысаларында шәһәрнең истәлекле урыннары буйлап экскурсия белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International