«Физкультура Әлифбасы” Иртәнге физкультура – сәламәтләндере процедурасы.

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

25 сентябрь көнне “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат йорты” тәрбиячесе Шакирова А.Җ. инциативасы буенча «Физкультура әлифбасы" иртәнге физкультура – сәламәтләндерү процедурасы үткәрелде.Әлеге процедураны 3 тәрбияләнүче узды. Процедураның максаты балалардагы  талчыгу үсешен булдырмый калу, дәрес барышында эмоциональ киеренкелекне төшерү иде.

       Дөрес оештырылган хәрәкәт активлыгы кеше сәламәтлеге һәм үсешендә зур роль уйный.Әмма акылга зәгыйфь бала психикасы шуңа корылган, үтәргә булган,хәтта иң файдалы күнегүләрне максатчан рәвештә эшләтеп булмый диярлек.Тәрбияләнүчегә моны “кирәк” һәм “файдалы” итеп кенә түгел, ә эшләргә кызык булырга тиеш чөнки ул аңа ошый.Нәкъ менә шуңа күрә безнең балалар интернат йортында җайлаштырылган һәм үзгәртелгән рәвештәге уеннар,авыруларны савыктыру һәм профилактикалау буенча күнегүләр кулланыла.Нәкъ менә шатлык һәм эмоциональ күтәрелеш,дөрес эшләгән күнегүләрдән канәгатьләнү генә түгел,бу хәрәкәтләр үсеп баручы организмның ихтыяҗларына туры килә.

 

                                                                                                                       Тәрбияче: Шакирова А.Җ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International