"Дуслык турында иң яхшы сүз” дип аталган сыйныф сәгате.Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты"

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

“Дөньяда дуслыктан да кадерлерәк

берни дә юк: тормыштан дуслыкны алып

ату, дөньяны кояш нурыннан мәхрүм

итүгә тиң” дигән Цицерон

 

Балаларны дуслашырга өйрәтү , дуслыкны саклый белергә өйрәтү максатыннан көнне “Шатлык “ приютында “Дуслык турында иң яхшы сүз” дип аталган сыйныф сәгате үткәрелде. Дәрес дуслык турындагы мәкальләрдән башланды. Тәрбияче Л.И. Дементьева мәкальләрнең башларын әйттә иде, ә балалар дәвам иттеләр. Соңыннан тәрбияче аларны дуслык турындагы әйтемнәр белән таныштырдым  һәм аларның мәгънәләрен аңлаттым.  Аннан соң балалар “Мин үземнең дустымны нинди итеп күрергә телим?”, “Дустымнан ни телим?” дигән сорауларга җавап бирделәр. Балаларның җавапларын тыңлаганнан соң  аларга “Синең характерың әйбәтме?” дигә тест тәкъдим иттем. Тест сорауларына җаап биреп бетергәч балалар Агни Бартоның “Дус кирәк” дигән шигырен тыңладылар, аннан соң үзләре дә “Дус эзлим” дигән белдерү яздылар. Дәрес ахырында алар  “ Дуслык чәчәге” үстерделәр һәм “Дуслык кануны” кабул иттеләр. Дәрес “Дуслык турында” җыр белән тәмамланды.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International