Балтач җирлегендә гомер итүче Гәйфетдинова Нәфисә Зариф кызына 28 сентябрь көнне 95 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Ильдар Габдрахманов, җаваплылыгы чикләнгән «Сурнай» җәмгыятенең баш агрономы Фәрит Мөхәмәтҗанов, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.