1 октябрьдә традиция буенча Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көн өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, еллар буе тупланган зирәклеге өчен тагын бер тапкыр өлкән буынга рәхмәт белдерү максатыннан үткәрелә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәткәрләре, шәһәр китапханәсе, 6 һәм 13 нче ТОС хезмәткәрләре көче белән микрорайон пенсионерлары һәм хезмәт күрсәтүчеләр өчен өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырылды. Котлау сүзләре белән «Лениногорск шәһәре» муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Рәфыйкова Гөлфирә Мәҗит кызы чыгыш ясады. Бәйрәм хөрмәтенә концерт бирелде, котлаулар һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Музыка белән бергә әбиләр, яшь һәм авыру турында онытып, биергә керештеләр. Һәм бу якты бәйрәмнән көнкүреш тормышына әйләнеп кайтырга бик озак теләмәделәр.