«Минем беренче бантигым»

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Бантикларның кызларның беренче бизәнү әйбере булуы һәркемгә мәгълүм, чөнки аларны теләсә кая кадарга була һәм алар балаларча, чытлык һәм уенчак күренәләр.

2018 елның 24 октябрендә Чистай муниципаль районындагы «Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан исәптә торучы балигъ булмаган кызлар өчен «Минем беренче бантигым» дигән мастер класс үткәрелде.

Мастер-класс бер сулышта узды, балалар зур кызыксыну белән бантиклар ясадылар, аннан соң үзләренең эшләре белән мактандылар.

Балигъ булмаган балалар белгечләргә бик кызыклы мастер-класс өчен рәхмәт белдерделәр һәм уңай эмоцияләр белән киттеләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International