Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында 2018 елның 25 октяберендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту буенча өйрәнүләр уздырылды.
Өйрәнүләр башлану алдыннан янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәткәр Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлеге командиры Э.Н. Перемечев белән тернәкләнү узучылар, эшләүче хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрде, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтте hәм сулыш органнарын агулы газлардан саклау әсбапларын ничек дөрес итеп кулланырга кирәклеген күрсәтеп китте.
Өйрәнүләргә нәтиҗә ясап Э.Н. Перемечев хезмәткәрләргә киләчәктә дә гражданнар оборонасы буенча актив эш алып барырга кирәклеген ассызыклап үтте.