Дәрестә балалар узган дәрестә башкарган эшләре- тозлы камырдан ясалган гөмбәләрне буяулар белән бизәделәр.Дәрес дәвамында балалар индивидуаль эшләделәр, ә соңыннан «гөмбәле алан»композициясен төзеделәр.Һәр баланың эше үзенчәлекле булды, ә алар бергәләп эшләнгән композиция, гомумән, якты һәм кызыклы булды.Эш барышында балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр, төркемдә бик җылы дустанә атмосфера сизелде.