Сарман районы «Шәфкатъ» үзәгендә “Депутат белән очрашу”

2018 елның 2 ноябре, җомга

2018 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ»  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү оешмасының актлар залында район партия активистларының Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару Комитеты рәисенең беренче урынбасары, Россия Федерациясенең атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты, прокуратураның мактаулы хезмәткәре, Мәскәү шәһәр педагогика университетының җинаять-хокук дисциплиналары кафедрасы доценты, 3 класслы юстиция Дәүләт Киңәшчесе Синельщиков Юрий Петрович белән очрашу узды. Синельщиков Ю. П.  очрашудан соң гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Аннары үзәктәге социаль хезмәт алучылар белән очрашты. РФ Дәүләт Думасы депутаты мактаулы кунаклар китабында үзенең изге теләкләрен калдырды: «Җәмгыятьнең цивилизациясе дәрәҗәсе өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгыртуның торышы белән билгеләнә. Биредә ял итүчеләргә сәламәтлек, хезмәт күрсәтү персоналга һәм үзәк җитәкчеләренә бу эшне камилләштерүдә уңышлар телим. »

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International