Ветеран белән очрашу Зэй муниципаль районында

2018 елның 2 ноябре, җомга

2018 елның 31 октябрендә Зәй шәһәре прокуроры ярдәмчесе Абдуллина Айгөл Өлфәт кызы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районы «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече белән берлектә Зәй муниципаль районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары янына бардылар.

Әлеге чара өлкән яшьтәге кешеләрнең хокукларын  һәм аларның сәламәтлеген саклауны бозу очракларын ачыклау максатыннан оештырылды. Дарулар белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашу җылы һәм иркен атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International