Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы “Исток-Башлангыч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль - тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында психолог Девонина Т. А. "Ароматерапия"дигән темага әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар авыруларның профилактикасы һәм аларны дәвалау һәм тормыш сыйфатын күтәрү өчен ароматерапия күрсәтелүен белделәр. Организмда картаю нәтиҗәсендә күп кенә функцияләр бозыла һәм зыян күрә башлый, шул исәптән (барыннан да элек) аның үзрегуляция системаларының җайлаштыру мөмкинлекләре кими.
Бу очракларның барысында да үсемлекдән ясалсан арома матдәләр куллану файдалы. Алар төрле файдалы үзенчәлекләргә ия:
* нерв киеренкелеген, стресс халәтен, арыганлыкны киметә, эмоциональ авыруны һәм ярсытуны, депрессияне киметергә булыша, йокыны яхшылата;
• иммун системасын стимуллаштыра, шул исәптән өлкән яшьтәге кешеләрдә сезонлы салкын тию һәм ялкынсыну процессларын (бронхо-үпкә системасы һ.б.) дәвалауда профилактика итеп куллануга юнәлтелгән.
* баш миенең кан әйләнешен оптимальләштерәләр, хәтер һәм кәефне яхшырталар.
* организмның антиоксидант системасының резервларын мобилизациялиләр һәм нормальләштерәләр.
* авыру хисен һәм ялкынсынуны киметә, шешенүдән арындыра.
Әңгәмә ахырында соөиалҗ хезмәт алучылар өй шартларында ароматерапия ысулын куллану турында белешмәлек алдылар.