ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында шәфкать туташы Калимуллина Сария тарафыннан диабет авыруының  вакытында дәваламаганлыктан килеп чыгыу сәбәпләре, билгеләре, дәвалану ысуллары, диабетны кисәтү турында сөйләшү үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар үзләрнең сорауларын бирделәр һәм сәламәт яшәргә, тәмәке тартмаска, саф һавада күбрәк булырга кирәк икәнен аңлап таралыштылар.

16.11.2018е. Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара һәм Гарафутдинова Эльмира ведомство ара  “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханәсендэ йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде, аның төп темасы: “Ата-аналар һәм балалар арасында конфликт”. Очрашу кысаларында, максатчан төркем белән, гаилә – ул бер берсе белэн үзара бәйләнгән коллектив дигән темага   әңгәмә корылды.   Шунда ук йөкле хатынкызларга консультатив ярдәм күрсәтелде: әгәрдә гаиләдә конфликтлы  ситуацияләр чыккан очракта, аларны үзвакытында уңай якка хәл итәргә кирәклеге аңлатылды.  Шулай ук буклетлар өләшенелде.

Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне  планлаштыру буенча ярдәм итү.

15 ноябрь 2018 ел Кукмара  “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре, “Волонтерлар белән әшләү” социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында унике социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга мәктәп укучылары-волонтерлар белән берлектә чаралар үткәрде.

Технологиянен максаты-ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә оператив рәвештә көнкүрештә кирәкле һәм педагогик ярдәм курсәтү.  

Бүлекчә хезмәткәрләрнен мондый чаралар үткәрү төп эше булып тора. Безнен заманда барысы да каядыр ярдәм кирәклеге турында бик сирәк уйланабыз, бигрәк тә туганнары булмаган ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм өлкәннәрбезнең җылы мөнәсәбәткә һәм игътибарга мохтаҗ икәнлеген онытырга ярамый. Мәктәп укучылары-волонтерлар өй тирсендәге яфракларны чистартырга булыштылар.

2018 елның 15 ноябрендә «Забота "приюты тәрбиячесе Якупова В. Т. мәктәп яшендәге балалар белән «Цветик-семицветик" композициясен бизәү буенча дәрес үткәрде».

Максат куелды: иҗадилык, сынлы эшчәнлек кәныккызык сыну уяту, кул бармакларының вакмоторикасын үстерү;

   16 нчы ноябрь көнне Халыкара тәмәкене баш тарту уңаеннан, Татарстан Республикасы хезмәт,халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырлыгының Балык Бистәсе муниципаль районындагы “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”дәүләт автоном учреңдениесенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре район халкы  һәм социаль хезмәт алучы гаиләләр белән “Тәмәкене ташлап,конфет ал” дигән акция үткәрделәр.  

2018 елның 16 нчы ноябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан “Хайванны сүрәтлә” дип исемләнгән балалар уены үткәрелде.

Социль - реабилитация бүлегендә дәвалау күнегүләре инструкторы Рәмзия Сафиуллина өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән «Һава торышы һәм кешең хәле" темасына әңгәмә үткәрде.

16 нчы ноябрь 2018 нче ел, җомга

    «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторлары Ләйсән Зиянгирова һәм Зөһрә Закирова «Без спорт балалары» дигән музыкаль-спорт конкурсы үткәрделәр.

    Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, уңай эмоцияләр, үзара ярдәм итү хисләре үсешенә  ярдәм итү.    

     Конкурс программасы бай эчтәлекле иде. Чара разминка белән башланып китте. Төп өлештә командаларга кызыклы сораулар бирелде, йөгерү, сикерү, туплар һәм һава шарлары белән эстафеталар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт һәм акыл сәләтләрен күрсәтә алдылар.

     Катнашучылар үзләрен бердәм команда итеп хис иттеләр һәм үзләренең активлыгыннан канәгать калдылар.

Чарада 18 кеше катнашты.

 

16 ноябрь 2018 ел, җомга

“Астра” тернәкләндерә үзәгендә “Минем өем – минем крепостем” дигән чара үтте.

Менделеев муниципаль районында "Өмет Яры" халыкка социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәрләр ай саен өлкән яштәге граңданнар һәм инвалидлар өчен «Хатирәләр терапиясе» технологиясе кысаларында төрле дәресләр үткәрәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International