15 ноябрь 2018 ел Кукмара “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре, “Волонтерлар белән әшләү” социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында унике социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга мәктәп укучылары-волонтерлар белән берлектә чаралар үткәрде.
Технологиянен максаты-ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә оператив рәвештә көнкүрештә кирәкле һәм педагогик ярдәм курсәтү.
Бүлекчә хезмәткәрләрнен мондый чаралар үткәрү төп эше булып тора. Безнен заманда барысы да каядыр ярдәм кирәклеге турында бик сирәк уйланабыз, бигрәк тә туганнары булмаган ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм өлкәннәрбезнең җылы мөнәсәбәткә һәм игътибарга мохтаҗ икәнлеген онытырга ярамый. Мәктәп укучылары-волонтерлар өй тирсендәге яфракларны чистартырга булыштылар.