16 ноябрь 2018 ел, җомга
“Астра” тернәкләндерә үзәгендә “Минем өем – минем крепостем” дигән чара үтте. Балаларга үзләрен өйдә һәм урамда ничек дөрес тоту күнекмәләрен үстерү максат итеп куелды. Урамда һәм өйдә тәртиплелек культурасы тәрбияләнде. Чара “Куркыныч өй” дигән мультфильм карау белән башлап җибәрделәр.Өйдә нинди куркынычлык көтә көтә, шул турыда әңгәмә үткәрелде.
Чара “Куркынычсызлык азбукасы” дигән уен белән дәвам ителде, нәтиҗә буларак үзеңне мөстәкыйль булырга, һәрвакыт сакчыл булырга, әти – әниләрне тыңларга дигән кагыйдәләр чыгарылды.
Чараны тәрбиячеләр Максютина Надежда 1һәм Ганиева Гөлзәйнәп үткәрделәр. Чарада 18 инвалид балалар һәм аларның әти – әниләре катнашты.