Исток - Башлангыч " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлек сәгате.

2018 елның 16 ноябре, җомга

Социль - реабилитация бүлегендә дәвалау күнегүләре инструкторы Рәмзия Сафиуллина өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән «Һава торышы һәм кешең хәле" темасына әңгәмә үткәрде.

           Чараның максаты: табигатьтә булган үзгәрешләрне исәпкә алып, сәламәт яшәү рәвешен профилактикасы.

Үз әңгәмәсендә белгеч кеше саулыгына атмосфера басымының үзгәрүе, температураларның артык булуы һәм бу үзгәрешләрнең кеше сәламәтлегенә ничек тәэсир итүе турында сөйләде.

     Атмосфера басымы кимүе кемгә йогынты ясавы турында  фикер алыштылар ( сулыш органнары авырулары белән авыручылар, гипотониклар,  йөрәк авырулары белән авыручылар).

 Атмосфера басымы артуы ( бронхиаль астма белән интегүче кешеләр,  аллергиклар, гипертониклар).

Еш кына кешеләрнең хәле атмосфера басымы кимү фонында начарлана. Эшкә сәләтлелек, игътибар дәрәҗәсе кими.

Чара ахырында, белгеч үзеңне һава үзгәрешләре бәйлегеннән ничек арындыру турында  файдалы киңәшләр бирде һәм буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International