“Без спорт балалары” – музыкаль-спорт конкурсы

2018 елның 16 ноябре, җомга

16 нчы ноябрь 2018 нче ел, җомга

    «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторлары Ләйсән Зиянгирова һәм Зөһрә Закирова «Без спорт балалары» дигән музыкаль-спорт конкурсы үткәрделәр.

    Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, уңай эмоцияләр, үзара ярдәм итү хисләре үсешенә  ярдәм итү.    

     Конкурс программасы бай эчтәлекле иде. Чара разминка белән башланып китте. Төп өлештә командаларга кызыклы сораулар бирелде, йөгерү, сикерү, туплар һәм һава шарлары белән эстафеталар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт һәм акыл сәләтләрен күрсәтә алдылар.

     Катнашучылар үзләрен бердәм команда итеп хис иттеләр һәм үзләренең активлыгыннан канәгать калдылар.

Чарада 18 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International