Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз

2018 елның 17 ноябре, шимбә

Кеше сәламәтлеге - хәзерге вакытта актуаль тема. Бу тема кысаларында 17 ноябрьдә «Гнездышко» приютында «Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз» дигән плакатлар конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты - сәламәт яшәү рәвешен алып бару һәм актив пропагандалау.

Әлеге чара балаларның үз сәламәтлекләренә булган мөнәсәбәтен үзгәртү, үз сәламәтлегең файдасына дөрес юл сайларга өйрәтү нияте белән оештырылды. Конкурста катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен күрсәттеләр, сәламәт яшәү рәвешенә үз карашларын белдерделәр. Сәламәт яшәү рәвеше өчен көн режимы, дөрес туклану, чыныгу, физкультура һәм спорт, зарарлы гадәтләрдән баш тарту кирәк, дип билгеләп үттеләр.

Аннан соң урамда «Яңа буын сәламәт яшәү рәвешен сайлый» дигән девиз астында йөгерү үткәрелде. Соңыннан балаларга грамоталар һәм дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International