Түбән Кама шәһәренең 62 нче Янгын бүлегенә экскурсия "Веста" Үзәге

2018 елның 16 ноябре, җомга

Янгын сүндерү машинасының хәвефле сигналына битараф булмаган кешене табу авыр. Ярдәмгә ашыгучы янгын сүндерү машинасы зур кызыксыну һәм борчу уята. Ә барысын да якыннанрак карау, икеләтә кызыксыну уята. Гаиләләрнең ялын файдалы итеп оештыру эше кысаларында "Веста" Үзәге белгечләре Түбән Кама шәһәренең 62 нче Янгын бүлегенә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 25 кеше өчен экскурсия оештырды. Максат: янгыннарны кисәтү, янгын куркынычсызлыгы буенча белемнәр һәм күнекмәләр формалаштыру, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һөнәренә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

Балаларны һәм аларның әти-әниләрен музей җитәкчесе Гүзәл Әхмәтова җылы каршы алды һәм алар өчен кызыклы экскурсия үткәрде. Ул экскурсиядә катнашучыларны янгын сагы үсеше тарихы, янгын-техник кораллар, заманча янгын автомобильләре һәм янгын сүндерү җиһазлары белән таныштырды.          

Кинозалда балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битараф булмаган мөнәсәбәт турында танып-белү мультфильмын карадылар. Аннары барысы да янгын сундерү машиналары тора торган ангарда булдылар, анда балаларны чын янгын сүндерүчеләр каршы алды. Экскурсантлар янгын сүндерү машиналарын, авария-коткару җиһазларын бик теләп карап чыктылар. ГТХМ хезмәткәрләренең берсе балаларга янгын сүндергәндә кирәкле хәрби кием предметларын күрсәтте; экскурсиядә катнашучылар теоретик дәресләр үткәрелә торган уку бүлмәләрендә, физик сәламәтлекне саклау өчен спорт бүлмәсендә, янгын сүндерүчеләр янгыннан соң ял итә ала торган ял бүлмәсендә була алдылар.Барлык катнашучылар да зур кызыксыну белән тыңладылар, күп сораулар бирделәр. Балалар һәм аларның әти-әниләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең эше ничек авыр булуын үз күзләре белән күреп моңа инандылар. 

 Экскурсиядә катнашучылар бик зур уңай эмоцияләр алдылар, янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә кызыклы экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International