«Татарстан хәзинәләре» "Веста" Үзәге

2018 елның 16 ноябре, җомга

 

2018 нче елның 15 нче ноябрендә «Татарстан – минем горурлыгым» программасы кысаларында 13 нче санлы социаль участокта «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева күп балалы, аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләрдән 10 бала һәм яшүсмер арасында «Татарстан хәзинәләре» дигән дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: республика халкы, сәясәт, икътисад, спорт һәм мәдәният мәсьәләләре буенча казанышлар өчен горурлык хисе тәрбияләү.

Дәрес Татарстан Республикасы, аның медицинадагы, мәгарифтәге, төзелештә, социаль яклауда һәм аларны тормышка кертүдә инновацион казанышлары турында белгечнең сөйлвеннән башланды.  Аннан соң балалар белән татар телен һәм татар мәдәниятен саклау буенча дискуссия үткәрелде. Балалар бу хәзинәләрне киләчәк буыннар өчен сакларга кирәклеге белән килеште. «Татарстан хәзинәсе» видеоролигы балаларда зур кызыксыну уятты.

Дәрес ахырында балалар Татарстан Республикасының туган телен, үз халкының мәдәниятен белергә, хөрмәт итәргә, республикабызның казанышлары белән горурланырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International