19 нчы ноябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Шәрипова Г.М. тарафыннан «Истәлекле дата19.11.1942нче ел-Сталинград шәһәре астында Совет гаскәрләренең контр һөжүм итүе башлану. Артиллерия һәм ракета гаскәрләре көне» темасы астында әңгәмә үткәрелде.
Әңгәмәнең максатлары:
-Истәлекле дата турында күзаллау булдыру;
-Өлкән буынга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү;
-Сөйләм телен үстерү,сүз байлыгын арттыру буенча, эшне дәвам итү;
-Командада эшли белү алымын үстерү.
Ел да безнең илебездә истәлекле дата- артиллерия һәм ракета гаскәрләре көне, Сталинград шәһәре астында совет гаскәрләренең контр һөҗүм итүе башлану көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, әңгәмәнең башында, бәйрәм турында, кыскача мәгълүмат бирелде,аннан соң алар бу вакыйга турында кинодан кыска гына, өлешләр карадылар. Балалар, бик игътибар белән, сөйләгәнне тыңладылар һәм әңгәмәдә катнаштылар, тәрбияче биргән сорауларга җавап бирделәр. Әңгәмә бик кызыклы булды, балалар үзләре өчен, бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.