20 нче ноябрь, 2018 нче ел, сишәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “#Юмартсишәмбе” инициативасы һәм Волонтер елы кысаларында «Гармония» ветераннар хореография коллективының хәйрия концерты булып узды.
Чараның максаты: илебездә хәйрия культурасы үсешенә, ирекле ярдәм итүгә өлеш кертү. Музыка сәнгатенең төрле жанрлары ярдәмендә мәдәни үсешкә ярдәм итү.
Бию коллективы ветераннары зиннәтле, матур сәхнә костюмнары белән, фигуралы вальсның төрле композицияләрен башкардылар. Вальс хореографиясенең матурлыгы, пластик сыгылмалыгы, җиңел башкарылуы, безнең социаль хезмәт алучыларның күңелләренә хуш килде.
Концерт программасын алып баручы Любовь Гостева тамашачыларны Халыкара хәйрия көне тарихы белән таныштырды. Ул артистлар чыгышы алдыннан, үзе язган һәм башка авторларның мәзәк-гыйбрәтле шигырьләре, басмалары белән тамашачыларны көлдерергә, күңелләрен күтәрергә дә өлгерде. Тамашачылар, дәртле халык биюләреннән һәм Александр Свищевның баянда уйнаган көенә, артистлар белән бергә җырлаган папурри җырдан чын ләззәт алдылар.
Чарада 38 кеше катнашты.